События

Арчада «Әни — Әти — Мин» гаиләләр эстафетасы оештырылды 17.08.2026 Арчада «Әни — Әти — Мин» гаиләләр эстафетасы оештырылды
Физкультурачы көненә багышланган бәйрәмнең икенче өлешендә Арчада төрле спорт ярышлары узды. Шуларның берсе — «Әни — Әти — Мин» гаиләләр эстафетасы.Ярышта 20 гаилә катнашты: 12 гаилә малайлар белән, 8 гаилә кызлар белән чыгыш ясады. Катнашучылар җитезлек һәм бердәмлекләрен күрсәтте.

Наласа мәчетендә балалар өчен дини лагерь узды 17.08.2026 Наласа мәчетендә балалар өчен дини лагерь узды
Арча районының Наласа авылы мәчетендә алты көнлек дини рухи тәрбия курслары оештырылды. Анда Наласа, Арча һәм Казаннан килгән 35 бала катнашты. Балалар дини белем алды, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде, спорт һәм иҗади чараларда катнашты.

Урта Аты авыл җирлегендә  күчмә утырыш үткәрелде 16.08.2026 Урта Аты авыл җирлегендә күчмә утырыш үткәрелде

Урта Аты авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.

Утырышта катнашучылар Урта Сәрдәдә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, клубта, китапханәдә булдылар, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланга обелимпиксны карадылар. 

“Өмет чыганагы“ балаларны тернәкләндерү үзәгендә очрашу узды 15.08.2026 “Өмет чыганагы“ балаларны тернәкләндерү үзәгендә очрашу узды

Махсус хәрби операция ветераннары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән бер көн үткәрде.

Алар “Өмет чыганагы“ балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янында булды һәм әтиләре, абыйлары махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән балалар белән аралашты. “Җиңү өчен!“ хәрби-патриотик уен биредә быел икенче тапкыр оештырыла. Узган ел сабыйлар күңелендә матур тәэсир калдырган үзенчәлекле һәм матур очрашуны кабатларга булганнар.

Яңа Кырлайда матбугат туры узды 14.08.2026 Яңа Кырлайда матбугат туры узды

Яңа Кырлай – Тукай мирасы белән танышу, гаилә белән ял итү һәм республикада туризм мөмкинлекләрен ачу өчен популяр урыннарның берсе булып тора

Арча районының Яңа Кырлай авылына Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, федераль, төбәк һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, блогерлар һәм фотографлар килде. Кунакларның төп максаты – районда туризм өлкәсенең үсеше белән танышу.

Урта Сәрдәдә Илсур Шәйхетдинов исеме мәңгеләштерелде 13.08.2026 Урта Сәрдәдә Илсур Шәйхетдинов исеме мәңгеләштерелде

Урта Сәрдәдә Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды, аның истәлегенә көрәш ярышлары узды.

Кайда гына яшәсә дә, кайда гына эшләсә дә, кеше күңелендә аның туган җире аерым урын тота. Ә кайбер шәхесләр туган якны йөрәкләрендә генә саклап калмыйча, аның үсешенә, кешеләр тормышының яхшыруына да үзләреннән зур өлеш кертә. Социалистик Хезмәт Герое, Татарстанның атказанган төзүчесе, якташыбыз Илсур Шәйхетдинов әнә шундый шәхесләрнең берсе булган.

«Арча читекләре» этно-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды 12.08.2026 «Арча читекләре» этно-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Арча шәһәрендә узачак «Арча читекләре» этно-фестивалендә катнашырга теләүче иҗат коллективларыннан гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә район мәдәният идарәсе. 

Фестивальнең төп максаты — онытыла барган борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңарту, халык җырларын һәм биюләрен киләчәк буыннарга җиткерү, читек чигү осталарын һәм һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген үстерү һәм татар халкының милли аяк киеме — читекне киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Яңа Кенәрдә Илшат Садыйков истәлегенә футбол ярышлары узды 11.08.2026 Яңа Кенәрдә Илшат Садыйков истәлегенә футбол ярышлары узды
Яңа Кенәр авылында шушы җирлектә туып-үскән Илшат Садыйков истәлегенә футбол турниры узды. Әлеге ярышлар инде өченче ел рәттән оештырыла. Турнирны авылның спортчы егете Фәнис Фәйзрахманов һәм аның гаиләсе үткәрә.

Арча педагогика көллияте республика спартакиадасында абсолют чемпион булды 10.08.2026 Арча педагогика көллияте республика спартакиадасында абсолют чемпион булды
Казанның экстрим-паркында Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары арасында уздырылган Спартакиадага йомгак ясалды. Арча педагогика көллияте командасы 13 спорт төре буенча гомуми зачетта һәм 6 спорт төре буенча Студентлар лигасында абсолют чемпион исеменә лаек булды.

Арча районында спорт инфраструктурасы үсеш ала 09.08.2026 Арча районында спорт инфраструктурасы үсеш ала

Физкультурачылар көне уңаеннан Арча районында спорт өлкәсендә башкарылган эшләр турында искә төшерделәр.

Соңгы елларда Арчада спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.

Агиткультбригада игенчеләр өчен концерт куйды 08.08.2026 Агиткультбригада игенчеләр өчен концерт куйды
Арча районында урып-җыю эшләре дәвам итә. Кыр батырларының хезмәтен күтәренке рух белән дәртләндерү максатыннан район Мәдәният йортының агиткультбригадасы басуларга концерт программасы белән чыга. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Электрон Мактау тактасына Арча районының 194 хезмәт алдынгысы кертелде 07.08.2026 Татарстанның Электрон Мактау тактасына Арча районының 194 хезмәт алдынгысы кертелде
Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы эшли башлавы турында без инде хәбәр иткән идек. Анда Арча районыннан 124 предприятие һәм оешмада хезмәт куючы 194 алдынгы хезмәткәрнең исеме кертелде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

Ныклап төзекләндерелгәннән соң Арча районы мәгариф идарәсе бинасы ачылды 06.08.2026 Ныклап төзекләндерелгәннән соң Арча районы мәгариф идарәсе бинасы ачылды
Арчада капиталь төзекләндерелгәннән соң район мәгариф идарәсе бинасын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, шулай ук район мәктәпләре һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган Коръән ашы узды 05.08.2026 Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган Коръән ашы узды
Яңа Кырлай авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган республикакүләм Коръән ашы узды. Чараны Арча районында гына түгел, Татарстан күләмендә дә волонтерлык эшчәнлеге белән танылган Илнур Яруллин оештырды.

Яңа Кырдайда узган ат чабышы нәтиҗәләре 04.08.2026 Яңа Кырдайда узган ат чабышы нәтиҗәләре
Иртә таңннан, кояш чыгу белән Яңа Кырдайда ат чабышлары башланды. Биредә профессионал спортчылар ярышты. Җайдаклар һәм аларның атлары катлаулы басу юлларыннан 120, 80, 40 километр арага чапты. Җтңү яулау өчен аларга күп тир дә, көч тә түгәргә туры килде. Монда җитезлек кенө түгел, яхшы әзерлек тә зур роль уйнады.

«Ат көне» ндә узган көрәш җиңүчеләре 03.08.2026 «Ат көне» ндә узган көрәш җиңүчеләре
"Ат көне"ндә төп мәйданда көрәш буенча ярышлар узды. Мәйданда 2010-2012, 2008-2009 елгы егетләр бил алышты. 2010-2012 елгылар арасында үз үлчәү категорияләрендә  беренче урыннарны Арчадан Самир Ахунов, Ильяс Искәндәров,  Чиканастан Раяз Минуллин, Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов, Кукмарадан Мәүлит Ибатуллин, Наласадан Алмаз Гыйззәтуллин, Лесхоздан Фәнис Фәсхетдинов, 2008-2009 елгылар арасында Наласадан Әнгам Мөхетдинов, Арчадан Ислам Искәндәров, Яшел Үзәннән Инзил Ильясов яулады.

Сөтчелек комплексларының нигез ташлары салынды 02.08.2026 Сөтчелек комплексларының нигез ташлары салынды
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән район башлыгы Алмаз Хисаметдинов "Игенче", "Байрак", "Ашыт" хуҗалыкларында яңа төзеләчәк сөтчелек комплексларының нигез ташларын салдылар. "Кишет" хуҗалыгында сөтчелек комплексының икенче чират төзелешен карадылар.

Арчада «Ат көне» фестивале үтте 01.08.2026 Арчада «Ат көне» фестивале үтте
Быел ул унберенче тапкыр оештырылды. Унысы Яңа Кырлайда һәм быел беренче тапкыр район үзәгендә. Бик зурдан әзерләнгәннәр. Кешенең  чиге юк. Уеннар - катнаш кына, бүләкләр мулдан. Мәйданда көрәш бара, читтә атлар ярыша, аударыш ярышы бара, һәм башкалар. Ике сәхнәдә концерт. Үзешчәннәребез һәм чакырылган артистлар чыгыш ясый.

Арча районы гаиләсе «Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесендә призлы өчлеккә керде 28.07.2026 Арча районы гаиләсе «Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесендә призлы өчлеккә керде
Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан Хәсәновлар гаиләсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үткәргән «Милли киемле Сабантуй – 2026» республика бәйгесендә өченче урынны яулады.

Тарихи очрашу: «26» авылы кешеләре кабат берләште 26.07.2026 Тарихи очрашу: «26» авылы кешеләре кабат берләште

Бөек Ватан сугышына кадәр Сеҗе авылыннан – 8, Яңа Ключище авылыннан 4 километр ераклыкта булган 26нчы кварталда Красный Восток дигән авыл төзелә.

Анда яшәргә килүчеләргә күп өстенлекләр бирелә, кибетләре бай була. Әлеге авылда яшәүчеләр урман кисә, агач материаллары әзерли, аларны Шәмәрдән станциясенә ташый.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Яңа Кенәрдә халык уеннары оештырылды 23.07.2026 «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Яңа Кенәрдә халык уеннары оештырылды

Яңа Кенәр авылында урнашкан «Җиһангиров» паркында республика проекты «Татарстанда җәй» кысаларында халык бәйрәме узды.

Җирлек барлык яшьтәге кешеләрне үзенә җәлеп итте: урамда чын мәгънәдә җылы, дусларча атмосфера хөкем сөрде

«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге балалары өчен иҗади остаханә үткәрелде 21.07.2026 «Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге балалары өчен иҗади остаханә үткәрелде
"Алгарыш" яшьләр үзәгендә «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен роза чәчәге ясау буенча иҗади остаханә оештырылды. Ачык һавада узган чарада балалар үз куллары белән матур чәчәкләр ясап, иҗат шатлыгын уртаклашты.

«Буыннар Старты»! Арча районында куркынычсызлык һәм спорт бәйрәме оештырылды 19.07.2026 «Буыннар Старты»! Арча районында куркынычсызлык һәм спорт бәйрәме оештырылды
«Буыннар Старты"! Арча районында куркынычсызлык һәм спорт бәйрәме оештырылды. Катнашучыларга чын каршылыклар полосасын үтәргә кирәк иде, анда көч һәм җитезлек кенә түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дә тикшерелде.

Арчада җәйге «Күрше» фестиваленең тәүге чарасы узды 16.07.2026 Арчада җәйге «Күрше» фестиваленең тәүге чарасы узды

Казан Су паркы мәйданында узган беренче чара «Әбиемдә кунакта» иҗади проекты белән башланып китте.

Проектны Арча район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ләйлә һәм Инсаф Мөхәмәтгалиевлар гаиләсе тормышка ашыра. Аның төп максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, кул эшләре традицияләрен һәм милли мирасын яшь буынга җиткерү.

Арча укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында катнаша 13.07.2026 Арча укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында катнаша
Арча шәһәрендәге 5 нче гимназия укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында көч сынаша.

Быелгы олимпиадага Татарстанның 36 командасыннан 303 мәктәп укучысы җыелды. Шулай ук чарада Башкортстан Республикасы һәм Киров өлкәсеннән килгән кунаклар да катнаша.

«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» остаханәсе узды 12.07.2026 «Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» остаханәсе узды
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» дип исемләнгән остаханә үткәрелде. Чара «Татар бизәкле күне 2.0» лабораториясе проекты кысаларында оештырылды.

Онытылып баручы милли уеннарын искә төшерделәр 08.07.2026 Онытылып баручы милли уеннарын искә төшерделәр
Яңа Кенәрдәге Җиһангирлар паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Яңа Кенәр балалар иҗат йорты коллективы зур бәйрәм чарасы оештырды.

Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды 06.07.2026 Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды
6 июльдә Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды. Арча шәһәрендәге «Сабантуй» ресторанында район башлыгы исеменнән күпьеллык гаилә традицияләрен саклаучы парларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде.

Дуслар җыелган җирдә 04.07.2026 Дуслар җыелган җирдә
"ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерын ачу тантанасы булды.
Арча педагогика көллияте базасында урнашкан әлеге лагерьга 2023 елда "нигез салынды".  Һәм менә алтынчы смена анда Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә.

«Казансу» манежында футзал буенча турнир узды 03.07.2026 «Казансу» манежында футзал буенча турнир узды
Чара футбол буенча тренер-укытучы Ренат Насыйбуллин җитәкчелегендә узды, ул балалар өчен уен һәм үсеш өчен шартлар тудыра алды. Бу хакта “Арча” спорт мәктәбе хәбәр итә.

«Музыкаль тукталыш» Өтнә авылында иҗат сөючеләрне бергә җыйды 02.07.2026 «Музыкаль тукталыш» Өтнә авылында иҗат сөючеләрне бергә җыйды
Арча район Мәдәният йортының агиткультбригадасы авыл халкы белән очрашуларын дәвам итә. «Музыкаль тукталыш» проекты кысаларында чираттагы концерт программасы бу юлы Өтнә авылында узды.

"Сөлгеле капка" дусларны җыя 01.07.2026 "Сөлгеле капка" дусларны җыя

"Хөрмәтле милләттәшләр, җыр-моң сөюче дусларыбыз! Барыгызны да "Сөлгеле капка" V нче ачык фольклор фестиваленә чакырабыз."

Бу хакта Арча мәдәнтят йорты МАХтагы төркемендә язган. Ташкичүдә үтә ул. Төрле районнардан, хәтта ерак төбәкләрдән дә киләләр. Җырлы-биюле матур бәйрәм.Төрле милләт вәкилләре арасында дуслык күпере салучы, борынгы гореф-гадәт, йолаларыбызны барларга һәм үстерергә ярдәм итүче фестиваль.

Арча районында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш узды 29.06.2026 Арча районында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш узды
Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда социаль объектларда булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан утырышның пленар өлеше булды. Анда элек үткән утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр каралды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җирлек башлыклары алдына яңа бурычлар куйды

Аларны Казанда хөрмәтләделәр 26.06.2026 Аларны Казанда хөрмәтләделәр
Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче халыклар гаиләләрен хөрмәтләде. Алар арасында күп балалы гаиләләр, хезмәттә зур казанышларга ирешкән кешеләр һәм озак еллар бергә гомер иткән парлар бар иде.

95 яшьлек Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов Ат көненә барырга җыена 25.06.2026 95 яшьлек Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов Ат көненә барырга җыена
Чөмә-Елга авылында яшәүче Фәрхетдин ага Галимовка 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова аны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча белгечләре республика бәйгесендә җиңү яулады 24.06.2026 Арча белгечләре республика бәйгесендә җиңү яулады
Бүген “Элита“ нәсел предприятиесе базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының республика конкурсында Утар Аты авыл җирлеге белгече Гарәпшин Булат Марат улы икенче урынны алды.

Арчаның Өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр «Казан арты» музеенда чыгыш ясады 23.06.2026 Арчаның Өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр «Казан арты» музеенда чыгыш ясады
Арча шәһәренең өлкәннәр һәм картлар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр "Казан арты" музеенда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада эчтәлекле чыгыш ясадылар. Бу мөһим вакыйга  тынычлык һәм ирек өчен көрәштә гомерләрен биргәннәрне искә алу максатында оештырылды.

“Сәләтле балачак – 2026”: Арча районында сәләтле укучыларны бүләкләделәр 22.06.2026 “Сәләтле балачак – 2026”: Арча районында сәләтле укучыларны бүләкләделәр
Арчада инде матур традициягә әйләнгән “Сәләтле балачак – 2026” олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын тантаналы бүләкләү тантанасы узды. Быел район укучылары фән олимпиадаларында зур уңышларга иреште: 2025–2026 уку елында барлыгы 166 призлы урын яуланган, шул исәптән 16 укучы җиңүче, 150 укучы призер булган.

Бердәмлек көчендә – җиңүгә өлеш 21.06.2026 Бердәмлек көчендә – җиңүгә өлеш

Һәр кеше бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша.

Кечкенә генә Югары Оры авылы халкы да бу изге эштән читтә калмый. Әле генә түгел, еллар дәвамында олысы, кечесе клубка җыйналып, кулыннан килгәннең барын да башкарырга тырыша.

Кай арада 50 ел үткән! 20.06.2026 Кай арада 50 ел үткән!
Кушлавычта яшәүче Әлфия һәм Габделфәт  Галимҗановларның өйләнкшкәненә 50 ел.Юбилейлары белән өйләренә барып котладылар.  Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәмәтгалиева район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, юбилярларны матур итеп котлады.

Арчада яшәүче хезмәт ветераны Мөнип Носратов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 19.06.2026 Арчада яшәүче хезмәт ветераны Мөнип Носратов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
17 июньдә Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Мөнип ага Носратовка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова аны юиблее белән котлап район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Арча табибы Бөтенроссия «Призвание» премиясе лауреаты булды 18.06.2026 Арча табибы Бөтенроссия «Призвание» премиясе лауреаты булды

Арча районы өчен сөенечле яңалык. Арча район үзәк хастаханәсенең беренчел кан тамырлары бүлеге мөдире Ринат Хәстиев Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Призвание» медицина премиясе лауреаты булды.

Әлеге дәрәҗәле бүләк быел инсульт белән авыручыларга ярдәм күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасын гамәлгә кертүдә катнашкан неврологлар һәм реабилитологлар командасына бирелде. Белгечләр тарафыннан төзелгән система медицина җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләнә.

Казансу паркында иң нәни спортчылар көч сынашты 17.06.2026 Казансу паркында иң нәни спортчылар көч сынашты

3 яшькә кадәрге сабыйларның кайсыдыр шуышып, кайсыдыр мүкәләп, кайсыдыр йөгереп финишка ашыкты.

Казансу паркында сабыйлар һәм аларның әниләре өчен «Ползунки на перегонки» дип аталган күңелле спорт бәйрәме узды. Чара республика күләмендә гамәлгә ашырылучы «Татарстанда җәй» программасы кысаларында оештырылды. Бу хакта Укучылар Сарае хәбәр итә.

Иң оста машина йөртүче билгеле булды 14.06.2026 Иң оста машина йөртүче билгеле булды

Арчада район автомәктәпләре арасында  "Иң оста машина йөртүче" бәйгесе үтте.

Бәйгедә катнашучылар компьютер каршына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Машина йөртү осталыкларын автодромда күрсәттеләр.

Ярдәмгә мохтаҗларның өенә барып хезмәт күрсәтүче Рамилә Борһанова: «Миңа ул әбиләр әнием кебек якын» 08.06.2026 Ярдәмгә мохтаҗларның өенә барып хезмәт күрсәтүче Рамилә Борһанова: «Миңа ул әбиләр әнием кебек якын»
Район социаль яклау идарәсенең төрле бүлекләре бар. Шундыйларның берсе – мохтаҗларга өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге.

"Дуслар җыелган җирдә" - Арчалар! 27.04.2026 "Дуслар җыелган җирдә" - Арчалар!
26 апрель көнне ТНВ Планета каналында «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруының чираттагы чыгарылышы эфирга чыкты. Бу юлы съемка төркеме Арча районында булып, төбәкнең бай тарихы, мәдәнияте, сәләтле кешеләре турында кызыклы сюжетлар әзерләгән.

Тукай яши безнең күңелләрдә 26.04.2026 Тукай яши безнең күңелләрдә
              Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында, иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукай милләтебезнең горурлыгы булып тора. Сөекле шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты белән балалар күп вакыт балалар бакчасында танышалар.

Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей бәйрәме 25.04.2026 Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей бәйрәме
Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына әзерлек күптән башланган иде инде. Туган авылы Кушлавычта, аның тормышында һәм иҗатында мөһим роль уйнаган Яңа Кырлайда күпләгән төзекләндерү эшләре алып барылды.

104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин вафат 25.04.2026 104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин вафат

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Ветеран 1922 елның 31 мартында Арча районының Симетбаш авылында туган. 1941 елда фронтка киткән, һава-десант частена эләккән. Ивановода әзерлек узганнан соң аны Сталинградка җибәргәннәр. Һөҗүм вакытында аның полкындагы солдатларның 30ы гына исән калган, калганнарны әсирлеккә алганнар. Габдрахман Сафин озак айлар дәвамында тоткынлыкта булгаң.

Йолдызчыкларыбызның «Стильный город–2026» бәйгесендә искиткеч уңышлары 24.04.2026 Йолдызчыкларыбызның «Стильный город–2026» бәйгесендә искиткеч уңышлары
23 апрельдә Казан шәһәрендә яшь дизайнерларның Бөтенроссия «Стильный город–2026» бәйгесе узды. Анда «Хәят» этник костюм театрының сәләтле укучылары катнашты.

Арчада Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады 23.04.2026 Арчада Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады
Арчаның 5нче гимназиясендә “Тукай – шигъри чишмәбез” шигырь укучылар бәйгесе зур җаваплылык һәм әзерлек белән үтте. Бәйгедә өч төркем – укучылар һәм укытучылар катнашты. Барлык катнашучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр алып, чараны “Туган тел” җыры белән тәмамлады.

“Апушның тылсымлы төшләре”: Арчада Тукай иҗаты яңача 22.04.2026 “Апушның тылсымлы төшләре”: Арчада Тукай иҗаты яңача

20 апрель көнне Арча районы мәдәният йорты сәхнәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» премьерасы узды.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, аның әсәрләренә нигезләнгән беренче библиоперфоманс (геройлар белән җанлы тамаша-спектакль) үзәк балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 

Афәрин, арчалар! 22.04.2026 Афәрин, арчалар!

Арча мәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Фатыйхова сөенече белән уртаклаша.

Казанда «Уникс» концертлар залында узган Гала-концертта  Арча сәнгать мэктэбе укучылары Назимуллин Самат, Шакиров Булат дуэты 2 нче урынга лаек булдылар.

Рәмзия Гарифуллина республика бәйгесендә уңышка иреште 21.04.2026 Рәмзия Гарифуллина республика бәйгесендә уңышка иреште
Ул «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында тәрбиячеләр өчен булган «Тукай тәрбиясе» номинациясендә өченче урын алды.

Ашытбаш мәктәбе укучысы Алия җиңүче! 20.04.2026 Ашытбаш мәктәбе укучысы Алия җиңүче!
13-16 апрель  көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды. Анда Татарстаннан, Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты. Олимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды. Халыкара олимпиадада Арча районыннан  9 укучы катнашты.

Арча педагогика көллиятендә 1960елны укырга кергән студентлар очрашуга килде 19.04.2026 Арча педагогика көллиятендә 1960елны укырга кергән студентлар очрашуга килде
«Әлифба» музее җитәкчесе Дамир Таҗиев очрашуны атаклы әлифбачылар Сәләй ага Вәгыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова укучылары белән оештырды. 29 мартта Рәмзия апаның туган көне. 1914 елда туган. 112 ел. Шул уңайдан тарихи, кызыклы искә алу булды.

Арчада космонавтика геройлары белән очрашу узды 16.04.2026 Арчада космонавтика геройлары белән очрашу узды

Казанда узучы Гагарин ункөнлеге кысаларында, 15 апрель көнне космонавтика өлкәсендә хезмәт куючы күренекле белгечләр Арча районында булды.

Россия Герое, космонавт Александр Калери, “Энергия” ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге җитәкчесе Рафаил Мортазин һәм космонавт-инструктор Юрий Усачев укучылар һәм студентлар белән очрашты.

"Татар китабы-2026" бәйгесен оештыру уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә очрашу узды 15.04.2026 "Татар китабы-2026" бәйгесен оештыру уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә очрашу узды
Анда сәләтен сынап карау максатында каләм тибрәтеп караган, матур гына әсәрләр иҗат итәргә өлгергән, китаплары басылып чыккан иҗатчылар, китап сөючеләр, "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгьзалары җыелды. Ә алар белән аралашырга Казаннан танылнан шәхесләр - татар китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин, китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миннуллина, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, тәрҗемәче Фатих бәй Котлу килгән иде.

Яңа Кенәрдә фәни-гамәли конференция узды 13.04.2026 Яңа Кенәрдә фәни-гамәли конференция узды
Конференциядә Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара районнары, Казан укытучылары һәм укучылары катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.

Районда чисталык икеайлыгы башланды 09.04.2026 Районда чисталык икеайлыгы башланды

Республикада, шул исәптән районда да чисталык икеайлыгы башланды. 

Бу  уңайдан республиканың  табигатьне саклау ведомстволары һәм  райондагы чисталык өчен җавап бирүче оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчерелде. 

Футболчылар чемпион 08.04.2026 Футболчылар чемпион
Буа шәһәрендә махсус һөнәри уку йортлары арасында футзал буенча финал ярышлары булды. Арча педагогия көллиятенең җыелма командасы барлык көндәшләрен дә, зур осталык күрсәтеп, җиңү яуладылар. 

Төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды 07.04.2026 Төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды
Арча педагогика көллиятендә төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды. Студентлар балалар хәрәкәте ветераннары белән аралашып, тәрбия эшенең тарихи тәҗрибәсе һәм бүгенге кыйммәтләре турында фикер алышты.

Наласада яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел 85әр яшь 06.04.2026 Наласада яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел 85әр яшь
Алар икесе дә бер елгы, туган көн аралары да аз гына, берсе 12 гыйнварда, икенчесе 5 апрельдә дөньяга килгән

Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә 03.04.2026 Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә
Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә. Шушы көннәрдә бу пар бриллиант туйларын билгеләп үтте. 

Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар 02.04.2026 Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар
Урта Пошалым мәдәният йорты һәм китапханә  гомерләрен авылга, шунда хезмәт итүгә багышлаган авылдашлар белән очрашу оештырды. Авыл кешесе бит ул, кем генә булып эшләсә дә, үзара ярдәмләшеп яши. Кемдер басуларда иген иксә, икенчеләре фермаларда хезмәт куя. Башка тармакларда эшләүчеләр дә, колхозларның төп ярдәмчесе булды ул заманнарда, нинди генә эш булса да, каршы килми, ярдәм кулы суздылар.

Арчадан Розалия Кильметова «Татар табыны-2026» марафонында җиңү яулады 01.04.2026 Арчадан Розалия Кильметова «Татар табыны-2026» марафонында җиңү яулады

Арчадан Розалия Кильметова "Татар табыны-2026" марафонында җиңү яулады

- Марафонны аш-су остасы Резедә апа Хөсәенова оештырды, - диде Розалия ханым. - Без 11 февральдән 25 мартка кадәр катнаштык, татар ашлары пешердек.

Бөек шагыйрь туган якларда 31.03.2026 Бөек шагыйрь туган якларда

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырышның чираттагысы 23 мартта Утар-Аты авыл җирлегендә узды.

Әлеге җирлеккә 6 авыл керә, аларда 516 хуҗалык бар, 1091 кеше яши. Барысы 5 авыл хуҗалыгы оешмасы эшчәнлек алып бара.

Мәдәният хезмәткәрләренең үзләре өчен бәйрәм оештырылды 30.03.2026 Мәдәният хезмәткәрләренең үзләре өчен бәйрәм оештырылды
Арча район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды.

Якташыбыз Илфат Фәйзрахмановның юбилее 29.03.2026 Якташыбыз Илфат Фәйзрахмановның юбилее
65 яшьлек юбилеен каршылаучы Илфат Фәйзрахманов белән сөйләшеп утыру бәхетенә ирештем бит әле. «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире турында бер мәкалә язу күптәнге хыялым иде. Җәй көннәрендә үз туган нигезендә яшәсә, кышын шул ук Түбән Орыда яшәүче Зөфәр абыйсына кайтып йөри ул. Мин яшәгән Яңа Кенәрдән Түбән Оры 7 км гына. Быел Яңа Кенәрдә урам концертлары оештырыла. Шул концертларның берсенә килгән иде ул. Шунда сөйләшеп алдык. Бик ачык кеше ул Илфат. Аны тыңлап утыру күңелгә рәхәтлек бирә.

Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды 28.03.2026 Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язуы турында без инде хәбәр иткән идек. Күптән түгел аларның иҗат җимешенең халыкара “Безнең Андерсен” әдәби бәйгесенең финалына узуы турында да яздык. Җиңүчеләр 21–25 май көннәрендә Даниядә узачак бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

Лесхоз мәктәбе укучысы “Абилимпикс” чемпионатында икенче урын алды 27.03.2026 Лесхоз мәктәбе укучысы “Абилимпикс” чемпионатында икенче урын алды
Якташыбыз, Лесхоз мәктәбе укучысы Руфина Герасимова “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабында “Ипи пешерү” юнәлеше буенча икенче урын алды.

Курса-Почмак авылы яшь сәхнә осталары – республика күләмендә танылды 26.03.2026 Курса-Почмак авылы яшь сәхнә осталары – республика күләмендә танылды

Курса-Почмак мәктәбе каршында эшләп килүче “Яшь иҗатчылар” түгәрәге укучылары республикакүләм театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, лаеклы җиңүгә иреште.

Апаз мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды 25.03.2026 Апаз мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды
Апаз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзилә Фәхретдинова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә “Эрудиция һәм иҗади фикер” номинациясендә җиңүче булды.

Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу 24.03.2026 Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу
Артистка театр түгәгенә йөрүче балаларга кызыклы дәресләр бирде. «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы” проекты кысаларында нәфис сүз һәм актерлык осталыгы буенча мавыктыргыч дәрес үткәрелде.

Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми 23.03.2026 Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми
Урта Сәрдәдә кечерәк кенә клуб, әмма һәр көн гөр килеп тора. Андый очракта кечкенә, эче тулы төш кенә, диләр. Биредә дә нәкъ шулай.

Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы 22.03.2026 Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы
Җәмгыятьтә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, өлкән кешеләргә игътибар һәм хөрмәт күрсәтү – социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Шушы максаттан чыгып, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары чираттагы тапкыр Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына юл тотты.

«Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче булды 21.03.2026 «Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче булды
Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан үткәрелүче V нче төбәкара "Рамазан" бәйге-акциясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче.

Арчада Нәүрүз бәйрәме узачак 20.03.2026 Арчада Нәүрүз бәйрәме узачак
Иртәгә, 21 мартта Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Арчда бәйрәм узачак. Милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйрәм программасы концерт, спорт ярышлары һәм халык уеннарын берләштерә.

Арча шәһәрендә яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде 20.03.2026 Арча шәһәрендә яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде
Арча шәһәре Советында узган чираттагы утырышта кадрлар үзгәреше расланды: Рамиль Багаутдинов башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кереште.

Яшь йолдызлар сәхнәдә: „Арча йолдызлары — 2026“ гала‑концерты узды 19.03.2026 Яшь йолдызлар сәхнәдә: „Арча йолдызлары — 2026“ гала‑концерты узды
Ел саен “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә.

Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән МХО зонасына янына барып кайтты 18.03.2026 Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән МХО зонасына янына барып кайтты
Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр янына барып кайтты. Вакыйгалар бер-бер артлы булып тора. Әле яңа әнисе Кәүсәрия апаның 90 яшьлек юбилее булды. Кәүсәрия апа турында Яңа Кенәрдән безнең актив хәбәрчебез Габделбәр Сабиров бик матур мәкалә язды. Бүген без Илһамның үзен редакциягә кунакка чакырдык.

Фигуралы шуучыларыбыз җиңү яулады 17.03.2026 Фигуралы шуучыларыбыз җиңү яулады
14–15 мартта безнең тәрбияләнүчеләр фигуралы шуу буенча «Ледокол Кубогы» республика классификация ярышларында катнашты. Бу ярышлар яшь спортчылар өчен җаваплы һәм әһәмиятле сынау булды, - дип хәбәр итә үзенең Телеграм каналында "Арча Арена" спорт мәктәбе (фото да шуннан алынды)

Арча районыннан 100нче мунча: махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дәвам итә 16.03.2026 Арча районыннан 100нче мунча: махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дәвам итә
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Бу юлы республикадан 250 тонна ярдәм юлга кузгалды, ә Арча районы волонтерлары үзләренең чираттагы өлешен кертте – районнан 100нче мунча җибәрелде.

Тукай мирасы яңгырый: Арча районында “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә 15.03.2026 Тукай мирасы яңгырый: Арча районында “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә
Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан республикада башланган “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында Арча районы китапханәләрендә очрашулар уза.

Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан  “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды 14.03.2026 Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Арча үзәк китапханәсендә  язучы, шагыйрь, драматург, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, берничә китап авторы Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан  “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Арча районында «олимпия десанты» кунакта булды 13.03.2026 Арча районында «олимпия десанты» кунакта булды

Арча районына Совет спорты легендалары — «олимпия десанты» кайтты.

Районга зур казанышлары белән танылган спортчылар килүе социаль яктан да әһәмиятле вакыйга булды.

Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь! 12.03.2026 Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь!
Котлыйбыз! Безнең белән элемтәгә Гөлгенә Шиһапова чыкты. Менә нинди киленнәр бар! Кайнатасы турында кайгыртучы. Гөлгенә ире Азат белән төп йортта әтиләре белән бергә яшиләр. Бүген алар юбилей белән мәшгуль.

Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды 11.03.2026 Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды
Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды. Бу юлы алар 8 март уңаеннан үзләренә бәйрәм ясадылар. Яшь барган саен очрашып торырга кирәк. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы.

Туризм рухы Арча җирендә: республика слеты актив яшьләрне берләштерде 10.03.2026 Туризм рухы Арча җирендә: республика слеты актив яшьләрне берләштерде
Республика туристлары Арча районында узган слетка җыелып, осталыкларын сынады, тәҗрибә уртаклашты һәм туган як тарихы турында белемнәрен күрсәтте.

Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган 09.03.2026 Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанбаш мәктәбендә концерт һәм ярминкә белән зур бәйрәм оештырганнар.

Укучылар һәм педагоглар 8 Мартны билгеләп үтү генә түгел, ә ярминкәдән җыелган барлык акчаларны изге эшкә юнәлтергә карар кылган.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2026 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр 05.03.2026 Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр
“Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Намус ришвәтчелеккә каршы” дигән очрашу узды. Әлеге чара төрле өлкә белгечләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм яшьләрне бер мәйданга туплап, намуслылык һәм җаваплылык мәсьәләләрен киң җәмәгатьчелек белән фикер алышу мөмкинлеге тудырды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ашытбаш»та семинар 03.03.2026 «Ашытбаш»та семинар
“Ашытбаш” ширкәтендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында терлекчелеккә һәм язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Дүрт көрәшче Казанга котлау тантанасына барды 02.03.2026 Дүрт көрәшче Казанга котлау тантанасына барды

Казан циркы бинасына Татарстанның көчле спортчыларын җыйдылар. «Татарстанның спорт өметләре» дигән тантана будңы ул. 26нчы тапкыр үткәрелә. Республика спорт мәктәпләрендә шөгыльләнгән һәм Россия, Европа һәм дөнья ярышларында җиңгән һәм призлы урыннар алган 600 баланы котладылар. Тантанада безнең Арча районыннан дүрт көрәшче бүләкләнде. Алар: Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов тренеры Марат Сәлахов, Лесхоздан Газинур Шиһапов – тренеры Илүс Әскаров, Фәнис Фәсхетдинов – тренеры Илүс Әскаров, Наласадан Әнгам Мөхетдинов – тренеры Рәис Галиев

3 мартта Арча мәдәният йортына килегез 02.03.2026 3 мартта Арча мәдәният йортына килегез
3 мартта Арча мәдәният йортында зур концерт була. "Балкыш" республика фестиваленең зона этабы бездә үткәрелә. Арча районыннан тыш Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнары ветеран үзешчәннәре дә чыгыш ясаячак. Сәгать 10да башлана. Керү ирекле.

"Алгарыш" үзәгендә шахмат ярышы булды 01.03.2026 "Алгарыш" үзәгендә шахмат ярышы булды

Күңелле очрашулар. Шахматчылар гел очрашып тора. Бу юлы "Алгарыш" үзәгенә җыелдылар. Төрле яшьтәгеләр килде. Ярышлар бик матур барды.

Чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына озатылды 27.02.2026 Чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына озатылды
16 февральдә кичке якта Фаяз Әхмәдуллин һәм Әгъзәм Гайфуллин җитәкчелегендә ике зур машина юлга кузгалды.

Мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үтте 25.02.2026 Мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үтте
Кичә Ташкичү мәдәният йортында, изге Рамазан аен хөрмәтләп , ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Рубин туйларын билгеләп үттеләр 24.02.2026 Рубин туйларын билгеләп үттеләр

Утар-Аты авыл җирлегеннән Гөлсинә һәм Айдар Исмәгыйлевлар рубин туйларын билгеләп үттеләр.

1986 елның 21 февралендә Утар-Аты авыл җирлегендә язылышкан бу пар. Кырык ел дәвамында матур тормыш юлы үтеп, балалар үстергәннәр. Хәзер оныклары сөендерә.

Авылыбызның ак яулыклы ак әбие 22.02.2026 Авылыбызның ак яулыклы ак әбие
21 февральдә Яңа Кишеттә гомер итүче Мәдинә апа Әхмәтгалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Гадәттәгечә, өй тулы кунак – балалары, онык-оныкчыклары булачак. Без килгәндә дә янында кода-кодагые иде.


Новости 1 - 100 из 4179
Страницы: