|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
04.08.2026
Яңа Кырдайда узган ат чабышы нәтиҗәләре
Иртә таңннан, кояш чыгу белән Яңа Кырдайда ат чабышлары башланды. Биредә профессионал спортчылар ярышты. Җайдаклар һәм аларның атлары катлаулы басу юлларыннан 120, 80, 40 километр арага чапты. Җтңү яулау өчен аларга күп тир дә, көч тә түгәргә туры килде. Монда җитезлек кенө түгел, яхшы әзерлек тә зур роль уйнады.
120 километр араны беренче булып үзенең " Нигмат Терск" исемле атында Антонина Саркисян үтте. Икенче булып "Валенсия"се белән Ульяна Андрианова килде.
80 километрга узышта Николай Мельбард ("Принцип Домино" исемле атында) беренче, Виктория Дворянкина ("Ласковая") икенче булды.40 километр араны беренче булып "Афина" атында Ленар Усманов үтте.
Чыганак: Арча муниципаль районы төркеме
Гөлсинә ЗәкиеваТулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/at-kone-da-iana-kyrlaida-kemnar-indee
