|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.10.2026
Сеҗе авылында яшәүче Шәмсенур әби Әхтәмовага 101 яшь
Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гарифҗанова Сеҗе авылында яшәүче 101 яшьлек Шәмсенур әби Әхтәмованы Өлкәннәр көне белән котлап район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
1942 елда Арча педучилищесына читтән торып укырга керә. Югары Пошалым, Иске Му мәктәпләрендә укыта. Яңа Чүриле районы оешкач Пүчинкә-Поник мәктәбенә җибәрәләр, аннан Мичән җиделлык мәктәбенә күчерәләр. 1951 елдан Керәнле мәктәбендә математика укыта.
1953 елда Фирдәвес Әхтәмов белән гаилә коралар. Ташкичү мәктәбендә укыта башлый. Биш бала үстерәләр. Шәмсенур әби фидакарь хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек була.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/101-iaslek-abine-kotlap-kaittyk
