События

Урта Аты авыл җирлегендә  күчмә утырыш үткәрелде 16.08.2026

Урта Аты авыл җирлегендә күчмә утырыш үткәрелде

Урта Аты авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.

Утырышта катнашучылар Урта Сәрдәдә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, клубта, китапханәдә булдылар, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланга обелимпиксны карадылар. 

Урта Атыда мәчеттә, Түбән Аты авыл җирлегенең административ бинасында, китапханәдә, фельдшер-акушерлык пунктында, мәдәният йортында, мәктәптә булдылар. 

Соңыннан үткән пленар өлешендә авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова чыгыш ясады. Су белән тәэмин итү объектларын махсус оешмага бирүнең барышы, районда газ үткәреп бетерү программасын тормышка ашыру, хуҗалык итүнең кече формалары буенча анализ, үзара салым программасының үтәлеше, элек узган күчмә утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр каралды. Район башлыгы Алмаз Хисметдинов утырышка йомгак ясады, алда торган бурычларга тукталды, яңа бурычлар куйды


Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kucma-utyrys-urta-atyda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение