События

Рәмзия Гарифуллина республика бәйгесендә уңышка иреште 21.04.2026

Рәмзия Гарифуллина республика бәйгесендә уңышка иреште

Ул «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында тәрбиячеләр өчен булган «Тукай тәрбиясе» номинациясендә өченче урын алды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда безнең районнан Арчаның унынчы балалар бакчасы татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина да катншаты һәм тәрбиячеләр өчен булган "Тукай тәрбиясе" номинациясендә өченче урын алды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләрне татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм филология докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина бүләкләде.

Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап, 8 номинациядә үткәрелде.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-unyncy-balalar-bakcasy-tatar-telena-oiatu-tarbiia...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение