События

«Ат көне» ндә узган көрәш җиңүчеләре 03.08.2026

«Ат көне» ндә узган көрәш җиңүчеләре

"Ат көне"ндә төп мәйданда көрәш буенча ярышлар узды. Мәйданда 2010-2012, 2008-2009 елгы егетләр бил алышты. 2010-2012 елгылар арасында үз үлчәү категорияләрендә  беренче урыннарны Арчадан Самир Ахунов, Ильяс Искәндәров,  Чиканастан Раяз Минуллин, Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов, Кукмарадан Мәүлит Ибатуллин, Наласадан Алмаз Гыйззәтуллин, Лесхоздан Фәнис Фәсхетдинов, 2008-2009 елгылар арасында Наласадан Әнгам Мөхетдинов, Арчадан Ислам Искәндәров, Яшел Үзәннән Инзил Ильясов яулады.
Ике төрле яшь категориясендә беренче урынны алган егетләр арасында тәкә уйнатылды. Тәкәләр Кукмарадан Мәүлит Иьатуллин белән Яшел Үзәннән Инзил Ильясовка эләкте.

Ир-егетләр арасында үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Арчадан Рамил Хәкимҗанов, Динияр Моратов, Чистайдан Булат Мусин, Арчадан Альберт Ситдыйков яулады. "Ат көне" абсолют батыры булып Альберт Ситдыйков калды. Аңа ат тапшырылды.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/at-kone-nda-uzgan-koras-inucelare-at-kemga-elakte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение