|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.08.2026
«Арча читекләре» этно-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
«Арча читекләре» этно-фестивале — татар халкының милли мәдәниятен, сәнгатен һәм һөнәрчелек традицияләрен саклауга юнәлдерелгән чара.
Арча шәһәрендә узачак «Арча читекләре» этно-фестивалендә катнашырга теләүче иҗат коллективларыннан гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә район мәдәният идарәсе.
Фестивальнең төп максаты — онытыла барган борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңарту, халык җырларын һәм биюләрен киләчәк буыннарга җиткерү, читек чигү осталарын һәм һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген үстерү һәм татар халкының милли аяк киеме — читекне киң җәмәгатьчелеккә таныту.
- «Вокаль ансамбльләр»
- «Хореография»
- «Фольклор-этнографик күренеш»
- «Инструменталь башкару»
Катнашырга теләүчеләргә гаризаны 15 августка кадәр ardk-metod@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 929 728-00-74.
Гөлнур Миннебаева
