|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
14.08.2026
Яңа Кырлайда матбугат туры узды
Яңа Кырлай – Тукай мирасы белән танышу, гаилә белән ял итү һәм республикада туризм мөмкинлекләрен ачу өчен популяр урыннарның берсе булып тора
13 августта Арча районының Яңа Кырлай авылына Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, федераль, төбәк һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, блогерлар һәм фотографлар килде. Кунакларның төп максаты – районда туризм өлкәсенең үсеше белән танышу.
Сәяхәт барышында катнашучылар «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында төзелгән парк объектларын карадылар. «Могҗизалар урманы»нда әкият персонажы Убырлы карчык белән очраштылар, Кыш бабай йорты белән таныштылар һәм күңел ачу программасында катнаштылар.
Журналистлар шулай ук Габдулла Тукай эзләреннән йөреп, яңартылган яр буен күрделәр. Алар өчен Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда экспозиция буенча экскурсия дә оештырылды.
Матбугат вәкилләрен районда туризмның торышы һәм киләчәккә планнар белән Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Филиппова таныштырды.
«Без туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү өстендә эшлибез. Арча районына, бигрәк тә Яңа Кырлайга, Кыш бабай резеденциясенә, музей-комплексына, Татарстаннан гына түгел, Россиянең бик күп шәһәрләреннән киләләр. Әлеге җирлек туристлар өчен инвесторларыбыз белән берлектә үстерелә торган урын булып тора. Эшлисе эшләр әле күп, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlaida-matbugat-tury-uzdy
