|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
24.04.2026
Йолдызчыкларыбызның «Стильный город–2026» бәйгесендә искиткеч уңышлары
23 апрельдә Казан шәһәрендә яшь дизайнерларның Бөтенроссия «Стильный город–2026» бәйгесе узды. Анда «Хәят» этник костюм театрының сәләтле укучылары катнашты.
Каримова А.А. һәм Галимҗанова А.Р. җитәкчелегендә, шулай ук хореографлар Гумерова А.Д. һәм Султанова Д.Э. ярдәме белән, катнашучылар югары дәрәҗәдә осталык, иҗади фикерләү һәм сәхнә культурасы күрсәтте.
Бәйге нәтиҗәләре:
«Костюм дизайны» номинациясе:
- «Хәят»нең өлкән төркеме — I дәрәҗә Лауреат дипломы
«Сөембикә варислары» коллекциясе белән - «Хәят»нең кече төркеме — II дәрәҗә Лауреат дипломы
«Чәчәккә охшашлар» коллекциясе белән
Сәләтле балаларга иҗади уңышлар, илһам һәм яңа биеклекләр телибез!
