События

95 яшьлек Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов Ат көненә барырга җыена 25.06.2026

95 яшьлек Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов Ат көненә барырга җыена

Чөмә-Елга авылында яшәүче Фәрхетдин ага Галимовка 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова аны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Фәрхетдин абый бу көнне котлауларны күп алды. Кызы Фәния: “Балалары, оныклар, оныкчыклар, кода-кодагыйларның барысын бергә санасак йөздән арта“, – диде. Хатыны Сәйделбанат апа белән сигез бала үстергәннәр алар – биш малай, өч кыз. Сәйделбанат апа белән 52 ел яшиләр. Кызганыч, ул унбиш ел элек вафат булган. Балаларның җидесе исән-сау. Фәрхетдин абый улы Данис, килене Наилә тәрбиясендә яши. “Әтине бик әйбәт тәрбиялиләр, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә шушында җыелабыз, энебезгә, киленебезгә зур рәхмәт!“ – ди кызы Фирая.

Фәрхетдин абый бар җирдә ат темасы кузгалмый калмый инде. Рафис дигән авылдашы: “Фәрхетдин абый ат телен белә!“ – дип әйтә торган булган. Бер тайны абзардан алып чыга алмыйлар икән, берәүне дә якын китерми, ди. 85 яшьлек Фәрхетдин абый карап-карап торган да, абзарга кереп тәмле сүзләрен әйтеп алып чыккан тайны. Атлар белән аның дуслыгы малай вакыттан ук башланган.

1931 елның 26 июнендә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе Мөхәммәтгалим сабыйга ике яшь булганда якты дөньядан китеп бара. Әнисе Бибигайшә биш бала белән кала. 5 яшьлек Фәрхетдин абыйсы армиягә киткәндә атка атланып озата бара. Өченче сыйныфны тәмамлагач  колхозда эшли башлый. Чөмә-Елга урман янәшәсендәге авыл. Көндез ат белән колхоз эшендә, төнлә урманга атларны ашатырга алып менәләр. Бүреләр дә күп вакыт...

Армия хезмәтеннән соң да туры авылга кайта егет. Анда аны аты көтеп тора, ә эшнең иге-чиге юк. Шәмәрдән, Арча элеваторларына ашлык илтәләр. Елга сүзе авыл исеменә дә юкка гына кертелмәгәндер. Бик тә тирән елгалы авыл ул. Хәзер генә асфальт юл булгач та, элек тауны менеп төшүләрне сират күперен кичүгә тиңләгәннәр. Бичара атларның да ашарына булмаган еллар бит, аларга да бик авырга туры килгән. Язын кырга симәнә чыгаралар, ел әйләнәсе Кесмәс буендагы тегермәнгә ашлык ташып, аннан фермага фураж алып кайтулары бик тә авыр була.

Авыл халкы да гомере буе рәхмәт укый Фәрхетдин абыйга. Авылның халык белән тулы еллары, хуҗалыклар күп. Бәрәңгене ат белән утырталар, тырмалыйлар, арасын яралар, көзен тирес  түгәсе, урманнан утын алып төшәсе. Бу эшләрне Фәрхетдин белән Мулләхмәт башкара. Мулләхмәт үлеп киткәч  берүзенә кала.

Лаеклы ялга чыккач та атларны ташламый Фәрхетдин абый. Хәзер дә хуҗалыкларында үз атлары бар. Өйләрендә дә ат фотосурәтләре.

– Әти безне гел сабантуйларга алып төшә иде, – ди кызы Фирая. – Арбага ике яклап тезелеп утырабыз, болында зур агач төбенә туктыйбыз, шунда тамак ялгыйбыз – нинди күңелле чаклар!“

Фәрхетдин ага августта узачак Ат көненә дә барырга уйлап тора. Шунда очрашырга дип килештек.


Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/95-iaslek-coma-elgadan-farxetdin-galimov-at-konena-baryrg...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение