События

Бердәмлек көчендә – җиңүгә өлеш 21.06.2026

Бердәмлек көчендә – җиңүгә өлеш

Һәр кеше бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша.

Кечкенә генә Югары Оры авылы халкы да бу изге эштән читтә калмый. Әле генә түгел, еллар дәвамында олысы, кечесе клубка җыйналып, кулыннан килгәннең барын да башкарырга тырыша.

– Авылыбыз зур булмаса да, халкыбызның күңел киңлеге, ярдәмчеллеге сокландыра. Ел әйләнәсе авылдашларыбыз махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм күрсәтү өчен берләшә. Кемдер җылы оекбашлар бәйли, кемдер маскировка өчен челтәрләр үрә, кемдер гуманитар ярдәм җыюда катнаша, – диде клуб мөдире Мөнирә Вәлиева.

Моннан тыш Югары Оры клубында авыл уңганнары хәрбиләребез өчен өй токмачы кисәләр, хуш исле үлән чәйләре әзерлиләр, кирәк-яраклар һәм күчтәнәчләр тутырылган посылкалар җыялар. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып булышырга омтыла.





– Аеруча шатландыра торган нәрсә – авылдашларның бердәмлеге. “Кызлар, клубка чыгыйк, ярдәм кирәк!” – дигән хәбәр булуга, хатын-кызларыбыз вакытларын кызганмыйча авыл клубына җыела. Аларның уртак хезмәте, тырышлыгы һәм изге теләкләре һәр эштә чагыла, – диде Мөнирә Вәлиева. – Мин авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен. Аларның ярдәмчеллеге, бер-берсенә булган хөрмәте һәм илебез сакчыларына карата игътибары зур хөрмәткә лаек. Кечкенә генә авыл булсак та, безнең уртак эшләребез, игелекле гамәлләребез зур әһәмияткә ия. Бердәм булган җирдә көч тә бар, өмет тә бар. Ә иң мөһиме – һәркемнең күңел җылысы һәм ярдәме җиңүне якынайтуга хезмәт итә.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/berdamlek-kocenda-inuga-oles


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение