|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.04.2026
Ашытбаш мәктәбе укучысы Алия җиңүче!
13-16 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды. Анда Татарстаннан, Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты. Олимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды. Халыкара олимпиадада Арча районыннан 9 укучы катнашты. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан язмача тур биремнәре эшләделәр, билетлар буенча телдән сорауларга җаваплар бирделәр, Г.Тукай һәм М. Җәлил иҗаты буенча проектлар якладылар. Төп конкурс сынаулары балаларны савыктыру-белем бирү комплексы "Байтик" базасында үткәрелде. "Укучылар һәм студентлар өчен бай эчтэлекле, матур программа әзерләнгән иде, - дип сөйли Ашытбаш мәктәбенең татар теле һзм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүһәдиева. - Балалар спектакльләр карадылар, Казанның истәлекле урыннарында булдылар. Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы "Корстон " сәүдә-күңел ачу комплексында үтте. Безнең Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алия Мардегалямов җиңуче булды!"
Котлыйбыз! Укытучысы Миләүшә Әүһәдиева. Афәрин! Уңышлар!
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/asytbas-maktabe-ukucysy-aliia-inuce
