|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
08.08.2026
Агиткультбригада игенчеләр өчен концерт куйды
Арча районында урып-җыю эшләре дәвам итә. Кыр батырларының хезмәтен күтәренке рух белән дәртләндерү максатыннан район Мәдәният йортының агиткультбригадасы басуларга концерт программасы белән чыга. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Бүген Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агиткультбригада “Икмәк булса, җыр да була” дигән программа белән Иске Чүриле авылының "Яңарыш" хуҗалыгы ындыр табагында эшләүчеләрне матур җырлары белән ял иттерделәр”, – диелә хәбәрдә.
Мондый очрашулар урып-җыю чорында матур традициягә әверелде. Җыр-моң игенчеләргә хезмәт арасындагы кыска ял мизгелләрен күңелле үткәрергә ярдәм итә.
Фотолар район матбугат хезмәтеннән
