|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
27.04.2026
"Дуслар җыелган җирдә" - Арчалар!
26 апрель көнне ТНВ Планета каналында «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруының чираттагы чыгарылышы эфирга чыкты. Бу юлы съемка төркеме Арча районында булып, төбәкнең бай тарихы, мәдәнияте, сәләтле кешеләре турында кызыклы сюжетлар әзерләгән.
Тапшыруда Арча җиренең күренекле шәхесләре, иҗат кешеләре, һөнәр ияләре катнашты. Аерым игътибар бөек шагыйрь Габдулла Тукайга юнәлтелде. Тапшыру барышында Тукай эзләре буйлап сәяхәт иттеләр.
Тамашачыларны Арчаның талантлы читекчеләре, педагоглар, кул эшләре осталары да кызыксындырды. Тапшыруның матур мизгелләрен Айдар Фәйзрахманов, Гармунчылар ансамбле, Рөстәм Закиров, Габделфәт Сафин, Илназ Гарипов һәм яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов кебек артистларның чыгышлары бизәде. Рөстәм Хөсәенов Наил Касыймов сүзләренә язылган яңа "Арча" җыры премьерасын да тәкъдим итте.
Арча педагогия көллиятенә дә махсус урын бирелде – бу уку йорты күп кенә талантлы шәхесләргә юл ачкан.
Тапшыруны караучылар социаль челтәрләрдә үзләренең уңай тәэсирләре белән уртаклаша. Алар проектны оештыручыларга, алып баручыларга зур рәхмәт белдерә, мондый матур очрашуларның дәвамлы булуын тели.
«Дуслар җыелган җирдә» тапшыруының 1нче өлешен видеоязмадан карарга мөмкин: https://vkvideo.ru/video-44121287_456254847
