События

Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов укулары узды 12.10.2026

Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов укулары узды

8 октябрьдә Казанбаш мәктәбендә күренекле татар язучысы Гариф Ахуновка багышланган традицион укулар узды.

Чарада Арча районы һәм республиканың төрле төбәкләреннән укучылар, укытучылар, галимнәр һәм әдипләр катнашты. Укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен яклады, Гариф Ахунов әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, кул эшләрен тәкъдим итте.

Укуларда шагыйрә, язучының кызы Наилә Ахунова, халык шагыйре Рәдиф Гаташ, галимнәр Айгөл Ганиева, Мәдинә Сибгатуллина, район мәгариы идарәсе методисты Энҗе Мостафина һәм Казанбаш мәктәбенең ветеран укытучысы Фәния Исхакова катнашты.

Мәгьлумат Казанбаш мәктәбенең Вк төркеменнән алынды


Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanbas-maktabenda-garif-axunov-ukulary-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение