|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
03.01.2020
Ялны файдалы итеп үткәрәләр
Нәкъ теге мәгълүм фильмдагы кебек Наласа яшьләре һәр Яңа елны традиция буенча волейбол уйнап каршылыйлар.
Быел турнирга спонсор табылмаса да, үзләре җыелып, призовой фонд ясап, баребер уздырдылар аны. Бүген мәктәп спорт залы көне буе яшьләрнең шат авазларыннан гөрләп торды. Бер авылдан гына өч кызлар, алты егетләр командасы җыелып турнир уздыра алу күп әйбер сөйли, әлбәттә. Димәк, яши әле авыл, аның киләчәге бар дигән сүз.
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yalny-faydaly-itep-tkrlr