|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
28.12.2019
Арчада Яңа ел алды ярминкәсе узды
28 декабрьдә Арчада 2019 елның соңгы ярминкәсе булды.
Аны төп оештыручылар – “Северный”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре. Шушмабаш, Курса-Почмак, Урта Курса мәктәпләре, Шушмабаш, Сеҗе, Урта Курса авыл җирлекләре дә зур тырышлык куйган.
Ярминкәнең бизәлеше шәп! Һәркайда Яңа ел сулышы, Кыш бабайлар, Кар кызлары каршы ала, кайнар коймак, чәй белән сыйлыйлар, артистлар матур җырлар бүләк итә.
Әйбер дә күп иде ярминкәдә. Ашлык, ит, сөт продуктларын алучылар күп булды.
Ярминкәне район башлыгы Илшат Нуриев та карады һәм яхшы бәя бирде.
