|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.01.2018
Арчада “Яшь армиячеләр” сафы арта
Арчаның 2нче урта мәктәбендә “Яшь армиячегә багышлау” дип аталган тантаналы чара үтте. Анда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, әфганчы–ветеран Рәфикъ Җамалиев, директор Гөлназ Гыйниятуллина катнашты. Алар укучыларны әлеге мөһим вакыйга белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр.
Яшь армиячеләр сафына яңа керүчеләр ант кабул итте.
Россия Герое Д.Сафин исемен йөртүче отряд яшь армиячеләренә тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды.


http://arskmedia.ru/2018/01/25/archada-yash-armiyachelar-safyi-arta/
