|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
28.12.2017
Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады
24 декабрьдә Казанда «SFORZANDO» балалар башкару сәнгатенең Халыкара Олимпиада фестиваль бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады. «Халык уен кораллары» (гитара) номинациясендә ул III дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Алеева Милеүшә Тәлгать кызы).
Котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.


http://arskmedia.ru/2017/12/28/aynur-sharafiev-u-yishlyi-chyigyish-yasadyi/
