|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
29.05.2017
Арча йөзүчеләре уңышлар белән кайтты
25-27 нче май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2002-2004 нче елгы егетләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды. Бу ярышларда “Арча” спорт мәктәбеннән, тренер Музафарова Гүзәл Марсовна җитәкчелегедә, Ахунов Әсхәт (Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе укучысы) һәм Зайнуллин Наил (Ташкичү мәктәбе укучысы) катнаштылар.
Ахунов Әсхәт 50 метр баттерфляй дистанциясендә 3 нче призлы урынга, 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 5 нче урынга лаек булды.
Арча Хәбәрләре

