|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.05.2017
Арчада велотөн узды
19 май көнне, дөресрәге төнне Арчада велотөн узды. Велосипедта сәяхәтчеләр Арчаның бик күп урыннарында булып, районыбызның тарихи урыннары белән танышты. Радиотыңлаучыларны бу көнне шушы маршруттагы тарихи урыннар белән «Казан арты» музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин таныштырып барды.
Районда мондый сәяхәт быел беренче тапкыр булуына карамастан, катнашырга теләүчеләр күп иде. Матур башлангычның киләчәге дәвамлы булсын!


Арча Хәбәрләре
