|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
08.08.2016
Россиянең 15 төбәгеннән килгән кунаклар Арчада төзелеп килүче ял зонасын карады
5 августта Татарстанда мелиорация буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучылар Арча районында булды.
Аларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Россиянең 15 төбәгеннән килгән кунаклар Арча районының үзәк стадионы янында төзелүче ял зонасын карадылар. Аннан соң “Кырлай” ширкәтендә сугарулы мәйданнарда эшләрнең торышы белән таныштылар.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
