|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
05.05.2016
Арчада Җиңү кубогына велоузыш булды
Кичә (4 майда) Арчада Бөек Җиңү көне уңаеннан Җиңү кубогына велоузыш булды. Анда 11 кеше катнашты. Алар Яңа Кырлайда юлга кузгалып, 24 километр ара үттеләр һәм Арча үзәгедәге һәйкәл янында очраштылар.
Беренче булып финишка Арчаның икенче мәктәбе укучысы Ринат Зыятдинов килде. Икенче урында Әтнә районының Бәрәзә авылыннан Бензод Мирабзянов. Өченче урында Яңа Кырлайдан Илназ Хәбибуллин. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады һәм җиңүчеләргә, катнашучыларга бүләкләр, ә Ринатка моннан тыш Җиңү кубогы да тапшырды.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
