|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
13.10.2018
Арчада район Советы утырышы
Хәзерге минутларда Арчада район Советы утырышы бара.Аны район башлыгы Илшат Нуриев ике депутатның : ИскеЧүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина һәм шул сайлау участогыннан сайланган Рүзәл Мәрдәновның үз теләкләре белән депутатлык вазифалары туктатылуы турында белдерүдән башлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җинаятьчелекне кисәтү буенча район программасы үтәлеше турында хисап тотты. «Хәзерге вакытта сентябрдә узган тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган кимчелекләрне бетерү өстендә эшлибез», — диде ул.
http://arskmedia.ru/2018/10/13/archada-rayon-sovetyi-utyiryishyi/
