|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
09.06.2017
Арчада ифтар мәҗлесе узды
Кичә (8 июнь) Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе уздырды. Анда район һәм авыллардагы имам-хатыйплар, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Мәҗлестә шулай ук ТР Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба һәм Әтнә районнарының имам-мөхтәсибләре Айнур һәм Наил хәзрәтләр катнашты.
Мәҗлесне Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ачып җибәрде. Аннары Җәлил хәзрәт уразаның фазыйләтләре хакында вәгазь укыды. Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев сәламләп, дин әһелләренә халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклап, яшьләрне дини рухта тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.



http://arskmedia.ru/2017/06/09/archada-iftar-ma-lese-uzdyi-foto-video/
